Биографиясе

1938 елның 18 сентябре, Ленинград — 2020 елның 17 июне, Санкт-Петербург.

Ленинград университетын тәмамлый (1963).

1968 елдан Ленинград педагогия институтында.

1979 елдан Ленинград совет сәүдәсе институтының икътисади геогр. кафедрасы мөдире.

1987 елдан Петербург университетында, халыкара мөнәсәбәтләр факультетының дөнья сәясәте кафедрасы мөдире (1994 елдан).

1991–1996 елларда Санкт-Петербург мэры киңәшчесе.

1994 елдан Санкт-Петербург Закон чыгаручы җыенының 1–5 чакырылышы депутаты, җаваплы секретаре, рәисе (2012 елдан).

Хезмәтләре Африка илләре тарихы, икътисади һәм сәяси географиясенә карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Торговля и общественное питание в системе агропромышленного комплекса СССР: Лекция. Л., 1985 (автордаш); 

Природные ресурсы Африки: По странам и континентам. М., 1986 (автордаш); 

История Эфиопии в новое и новейшее время. М., 1989 (автордаш).

Әдәбият      

Кто есть кто в Санкт-Петербурге: Биогр. ежегодник. СПб., 2005. Вып. 10.