Биографиясе

1892 елның 31 июле, Казан — 1975 елның 2 августы, шунда ук.

1916 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли, гомуми математика кафедрасын оештыра һәм аның мөдире була (1937–1941, 1944–1975), физика-математика факультеты деканы урынбасары (1933); бер үк вакытта шәһәр институтларында укыта (бүленеп: 1918–1920 елларда Омск шәһәре институтларында).

Хезмәтләре проектив һәм дифференциаль геометриягә, вариацияле исәпләп чыгаруга, дифференциаль тигезләмәләрне интеграцияләү мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр; ТАССР ЮСның Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

О взаимно полярных конических сечениях // Изв. Физ.-мат. об-ва и НИИ математики и механики при Казан. университете. Сер. 2. 1933. Т. 23; 

Экстремальные значения функций многих переменных: Учеб. пособие. К., 1962; 

Теория поля: Учеб. пособие. К., 1963; 

Дифференцирование сложных и неявных функций. К., 1971.