Биографиясе

1934 елның 25 феврале, Казан – 2015 елның 25 ноябре, шунда ук.

1958 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан дәүләт техника университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли: радиотехника факультеты деканы (1970–1973), радиоэлектрон җайланмалар һәм үлчәүләр (1985 елдан), теоретик радиотехника һәм электроника (хәзер радиоэлектроника һәм информацион-үлчәү техникасы) кафедралары мөдире (1988 елдан), кафедрасы профессоры (1998 елдан). Бер үк вакытта 1989 елдан мәгълүматны электрохимик әверелдерүләр лабораториясенең фәнни җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре электрохимик мәгълүмат әверелдергечләр нигезендә эшләүче мәгълүмат-үлчәү техникасына карый. Вольтамперметриянең гомумиләштерелгән теориясен төзи, электр датчиклары модельләре, аппаратура методларының яңа төрләрен – баскычлап җәелүче хроновольтамперметрия, реверсив циклик вольтамметрия, параметрик полярография һәм импедансометрия ысулларын эшли. Электр диффузияле әверерелдергечләр теориясен үстерә.

Уйлап табуга 25 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Общие уравнения и электронная модель электроаналитического датчика // Доклады Академии наук СССР. 1981. Т. 260, № 5.

Теория аппаратных методов вольтамметрии. Казань, 2000.

Основы современного электрохимического анализа. Москва, 2003 (автордаш).