Биографиясе

1914 елның 21 мае, Түбән Тагил шәһәре – 1986 елның 13 феврале, Казан.

Мәскәү химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1939), Мәскәү өлкәсенең химия заводларында эшли.

1947–1954 елларда Казанның химия һәм авиация сәнәгате предприятиеләрендә.

1954–1986 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында: гомуми химия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1957 елдан проректор, 1964–1968 елларда ректор.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре полимерларны физик-химик модификацияләүгә карый. Төзелештә куллану максатыннан полимерларны пластификацияләүне тикшерә. Күпсанлы полимерларның төрле төр модификацияләр вакытында структурасы һәм үзлекләре үзгәрү закончалыкларын ача.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Закономерности старения некоторых образцов пластифицированного поливинилхлорида // Журнал прикладной химии. 1958. т. 31, № 1.

Современные представления о пластификации полимеров // Успехи химии. 1964. Т. 33, выпуск 3 (автордаш).

О свойствах некоторых совмещённых полимерных систем // Журнал прикладной химии. 1965. Т. 38, № 7.

Әдәбият

Воскресенский В.А. (К 85-летию со дня рождения) // Полимеры в строительстве: Сборник научных трудов первых воскресенских чтений. Казань, 1999.