- РУС
- ТАТ
лазер техникасы гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1998), профессор (2000)
1944 елның 16 декабрендә Мәскәүдә туган.
1968 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техника университеты) тәмамлый, 1975 елдан шунда ук радиоэлектрон һәм квант җайланмалары кафедрасында эшли.
Хезмәтләре лазер спектроскопиясенә, оптикасын һәм лазер системаларын компьютерда модельләштерүгә карый. Лазер гирометрларында каршы таралучы яктылык һәм миллиметрлы дулкыннарның тәэсир итешүен фәнни тикшерә. Ешлыгы модуляцияләнгән дулкыннарның өстенлеген бетерү эффектын теоретик билгели һәм тәҗрибәдә раслый. Катлаулы лазер резонаторларының һәм нурланыш бирү системаларының формалашу структурасын анализлау мөмкинлеге бирә торган ысуллар һәм санча модельләр эшли.
Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.
CО2 – лазер с активным объёмом кольцевого сечения // Приборы и техника эксперимента. 1983, № 3.
Пространственные характеристики многоходовых мод в лазерах с активным объёмом кольцевого сечения // Журнал технической физики. 1995. Т. 65, выпуск 7.
Численный анализ лучевых трасс разъюстированных резонаторов. Оптика и спектроскопия. 1996. Т. 81, выпуск 2.
Способ стабилизации частоты излучения лазера. Патент № 2086060 (РФ). 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.