- РУС
- ТАТ
этнограф, географ, тарихчы, тарих фәннәре докторы (1946), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1945), профессор (1935). Бөтенсоюз география җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1964)
1894 елның 15 ноябре, Саратов губернасы Хвалынск шәһәре – 1967 елның 29 сентябре, Казан.
Казан университетының география факультетын тәмамлый (1918).
Б.Ф.Адлер шәкерте.
1918 елдан Казан университетында ассистент. 1918, 1920 елларда этнографик командировкаларда Көнчыгыш Себердә: Түбән Енисей районында яшәүче җирле халыкларның мәдәниятен, шөгыльләрен һәм тормыш-көнкүрешен өйрәнә.
1922 елдан ТАССР дәүләт музееның этнография һәм табигать-тарих бүлекләре мөдире, 1923 елдан – музейның директоры.
1923 елдан Көнчыгыш педагогия институтының география кафедрасы доценты, шул ук елдан кафедрасы мөдире һәм география бүлеге җитәкчесе.
1934–1944 елларда Казан педагогия институтының география факультеты деканы, бер үк вакытта Казан университеты профессоры.
1944 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында директор урынбасары, археология һәм этнография секторы мөдире.
Хезмәтләре татар һәм чуашларның мәдәниятенә, тормыш-көнкүрешенә, Идел буе географиясенә карый. Музей оештыру, фәнни белгечләр әзерләү (шәкертләре: Е.П.Бусыгин, Н.В.Зорин, Р.Г.Мөхәммәдова), фәнни белемнәрне пропагандалау эшенә зур өлеш кертә.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Материальная культура Казанских татар. Казань, 1930.
Основы физической географии Татарской АССР. Казань, 1933.
Физико-географические экскурсии в окрестностях Казани. Казань, 1940 (автордаш).
Казанские татары. Казань, 1953; Чуваши. Чебоксары, 1956. Ч. 1; 1970. Ч. 2 (автордаш);.
Поволжские татары // Народы мира. М., 1964.
Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967 (автордаш).
Бусыгин Е.П., Зорин Н.В. Николай Иосифович Воробьёв. 1894–1964. Казань, 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.