- РУС
- ТАТ
авиаконструктор, техник фәннәр кандидаты (1951), профессор (1965), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1978)
1908 елның 21 марты, Кострома шәһәре – 1991 елның 28 июне, Казан.
1933 елда Новочеркасск авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтында эшли: ОКБның (1938–1941) һәм спорт авиациясе ОКБның (1961–1967) баш конструкторы, самолёт төзү һәм проектлаштыру кафедрасы мөдире (1944–1947, 1951–1978). Бер үк вакытта 1941–1944 елларда 22 нче авиация заводы конструкторлык бюросында конструкторлык бригадасы җитәкчесе.
Воробьев җитәкчелегендә КАИ-1 пассажир самолётлары (1935) һәм өйрәнү-күнегүләр ясау өчен СССРда киң таралган КАИ-12 планёрлары (1957) төзелә (900 чамасы).
Югары уку йорты студентларының СССРда беренче Конструкторлык бюросы кысаларында кадрлар әзерләү Казанда спорт авиациясе ОКБ оештырырга мөмкинлек бирә (1961).
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Казанский авиационный институт. Сборник статей / Под ред. В.И.Локая. Казань, 1982;.
Казанский авиационный институт / Под ред. Г.Л.Дегтярёва. М., 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.