Биографиясе

1952 елның 23 февралендә Казанда туган.

1975 елда Казан медицина институтын тәмамлый, 1977 елдан шунда ук медицина биологиясе һәм генетика кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ярсынучан мембраналар нейрофизиологиясе һәм күзәнәк биологиясенә карый. Баканың мускул җепселләре мембраналарының тыныч халәтенә кислота-селте тәэсирен тикшерә. Мембрана формалашу мөмкинлегенә хлор ионнарының катнашуы һәм шулай ук аларның натрий-калий насосы хәрәкәтенә бәйле рәвештә мускул җепселләренә актив күчүен тәҗрибәдә исбатлый.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995).

Хезмәтләре

Факторы нейротрофического контроля ацетилхолиновой рецепции скелетных мышц // Успехи физиологических наук. 1989. Т. 20. № 2.

Молекулярные механизмы нейрональной регуляции ацетилхолиновой рецепции скелетных мышц // Успехи современной биологии. 1989. Т. 108, № 4.

Нейротрофический контроль проницаемости мембраны мышечного волокна // Успехи современной биологии. 1990. № 4.