Биографиясе

1931 елның 15 гыйнвары, Тәкәнеш районы Югары Шүләңгер авылы – 2010 елның 28 июле, Мәскәү шәһәре.

1954 елда Казан университетын тәмамлый. С.А.Альтшулер шәкерте.

1957–1964 елларда Казан педагогия институтында, 1959 елдан физика кафедрасы мөдире.

1964 елдан Мәскәүдә: 1965 елга кадәр Микроприборлар фәнни-тикшеренү институтының сектор җитәкчесе, 1965–1977 елларда Молекуляр электроника фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор (1966), 1977–1978 елларда СССР Фәннәр Академиясе Космик тикшеренүләр институтының сектор мөдире, 1978 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Физика институтында тирбәнешләр лабораториясе секторы мөдире, 1983 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Гомуми физика институты директоры урынбасары, 1988 елдан Россия Фәннәр Академиясенең Физика-техника институты директоры. Бер үк вакытта 1991 елдан Россия Фәннәр Академиясенең Информатика, хисаплау техникасы һәм автоматлаштыру бүлеге академик-секретаре урынбасары.

Хисаплау техникасы һәм идарә итү системаларының фундаменталь проблемалары буенча фәнни үзәк президиумы рәисе (1989 елдан),

РФ бүләкләре бирү советының секция рәисе (1995 елдан).

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Камил Вәлиев. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре микроэлектрониканың физика-технология проблемаларына, каты җисем һәм сыеклык физикасына карый. Атомда булган электрон спины хисабына йотылу резонансының төш-спин күчешләрендә көчәйтелү эффектын фаразлый (1957), ул соңрак тәҗрибәдә табыла.

Органик сыеклыклардагы сферик булмаган молекулаларның борылмалы Броун хәрәкәтен һәм бу хәрәкәтнең сыеклыкларда йотылу спектрына тәэсир итүе (Альтшулер-Вәлиев механизмы) мәсьәләсен (С.А.Альтшулер белән берлектә, 1958) чишә.

1968–1977 елларда хисаплау техникасын (өченче буын) һәм оборона системаларын (үтә югары нәтиҗәле Эльбрус-1, Эльбрус-2, Эльбрус-БЭСМ-12 хисаплау комплексларын, ЭВМ СМ системасын һ.б.) туплау өчен кремнийлы интеграль схемаларны сәнәгый җитештерү һәм оештыру белән җитәкчелек итә.

Вәлиев инициативасы белән СССРда беренче мәртәбә 1978 елдан микроэлектроникада кристалларны электрон нурланышы, рентген литографиясе һәм ион плазмасы нигезендә микротөзүнең субмикрон технологиясен эшләү буенча тикшеренү эшләре башлап җибәрелә.

1990 еллар ахырыннан эшче элементлары аерым атом төшләре булган квантлы компьютерлар физикасына караган тикшеренүләр алып бара.

«Микроэлектроника» журналының баш мөхәррире (Мәскәү, 1987 елдан).

Бүләкләре

Ленин (1974), Әзәрбайҗан Дәүләт (1972), Е.К. Завойский исемендәге Халыкара (1997), РФ Хөкүмәте (2000), Россия Фәннәр Академиясенең академик С.А.Лебедев исемендәге премияләре (2000) лауреаты.

Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, 3 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Микроэлектроника: достижения и пути развития. М., 1986.

Физика субмикронной литографии. М., 1990.

Квантовые компьютеры: надежды и реальность. М., 2004 (автордаш).

Квантовые компьютеры и квантовые вычисления // Успехи физических наук. 2005, вып. 1.

Әдәбият

Микрон. НИИ Микроэлектроника. 35 лет. События, люди: Сб. воспоминаний и очерков. М.,1999.

Автор – Р.Г.Усманов