- РУС
- ТАТ
Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлиди. Тел һәм әдәбият галиме, педагог, тарихчы, публицист, җәмәгать эшлеклесе
1887 елның 13 октябре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Апас авылы – 1932 елның 30 ноябре.
«Буби» мәдрәсәсендә белем ала.
1911–1918 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә (Оренбург шәһәре) укыта. 1918 елдан Казанда: 1919–1923 елларда мәктәпләрдә, Татар рабфагында, укытучылар әзерләү курсларында, Шәрык академиясендә укыта, бер үк вакытта Җир эшләре комиссариатында эшли, татар теле терминнарын эшләү комиссиясен җитәкли.
1923–1931 елларда Шәрык педагогия институтында.
1931 елда репрессияләнә, Беломорканал төзелешендә вафат була; үлгәннән соң аклана.
Хезмәтләрендә иҗтимагый һәм милли үсеш мәсьәләләрен күтәрә, татар җәмгыятендә көнбатыш цивилизация казанышларын куллану юлларын өйрәнә, мөселман мәгарифе реформасын яклап чыга, татар әдәбияты үсешенең төп юнәлешләрен анализлый.
«Татарларның укымышлылыгы һәм әдәбияты тарихыннан очерклар» («Очерки истории образованности и литературы татар». М., 1923) китабында борынгы заманнан 1917 елга кадәрге чорда татар иҗтимагый фикере үсешенең төп баскычларын тасвирлый, XIX–XX йөз татар фәне һәм мәдәнияте вәкилләренең эшчәнлегенә бәя бирә.
Татар тел белеменә караган хезмәтләр авторы. «Татар теленең грамматикасы» (1919) монографиясендә синтаксик категорияләрнең терминологиясен һәм системасын камилләштерә. Вәлидинең татар теле диалектларына, башлыча, Нократ, Глазов, Карин татарлары диалектларына багышланган хезмәтләрендә татар диалектологиясенә нигез салына. «Татар теленең тулы сүзлеге»н төзи һәм басмага әзерли (1927–1929; басма тәмамланмый). Әлеге хезмәттә хәзерге тюркология өчен дә әһәмиятен югалтмаган лексикографик принципларны беренче тапкыр куллана.
Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ш.Камал һ.б. иҗаты турында әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы.
Исеме Казан урамына бирелә.
Татар әдәбияты барышы. Оренбург, 1912.
Милләт вә миллият. Оренбург, 1914.
Шәрыктан Гаребкә // Аң. 1916. № 2–3.
Татар теленең кагыйдәләре. Казан, 1918.
Татар телен эшләү мәсьәләсе // Безнең юл. 1924. № 4.
Очерки истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.) М.-П., 1923.
О диалектах казанского татарского языка. Казань, 1927.
Наречия каринских и глазовских татар // Труды Общества изучения Татарстана. 1930. Т. 1.
Мөхәммәдиев Р. Югалмас мирас эзеннән // Казан утлары. 1977. № 9.
Мухамадиев М.Г. Лингвистическое наследие Джамала Валиди // Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте. Казань, 1988.
Камалов Т. Джамал Валиди // Исторические портреты. Казань, 2000.
Татарские интеллектуалы: исторические портреты. Казань, 2005.
Автор – В.Х.Хаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.