Биографиясе

1949 елның 15 октябрендә Белоруссия ССР Брест шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1971), ГИПОда эшли.

1984 елдан Казан технология университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре микробиологик сәнәгать өчен ресурс саклаучан интенсив технологияләр эшләүгә карый. Владимирова аэроб ферментлы процесска кислород ташучы нәионоген өслекчә-актив матдәләрне өстәгәндә газ фазасыннан сыеклыкка кислород килүе интенсивлашуын, максатлы продуктның чыгышы артуын, технологик цикл озынлыгы кыскаруын, чимал һәм энергетик ресурслар чыгымы азаюын билгели.

Рибоксин (медицина препаратлары заводы, Пенза шәһәре), лизин (биохимия заводы, Латвиянең Ливаны шәһәре) кебек дару препаратлары җитештерүнең интенсив технологияләрен эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнаша.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге чүпрә генерациясенең аэроб технологиясен спирт җитештерү процессына кертү алымын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда катнашканы өчен бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.

РФның мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001).