Биографиясе

1930 елның 19 октябрендә Ленинград шәһәре – 2019 елның 14 гыйнвары, Казан.

Петербург сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Э.О.Визель оныгы.

1951 елда Казан сәнгать училищесен тәмамлый.

Казан химия-технология институтын (1959) тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында (1965 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең Органик химия институтында), 1986 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 1992 елдан яңа дару чараларын эзләп табу төркеме җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый.

Фосфорорганик биш буынлы чиксез гетероциклларның һәм аларның әверелеш продуктларының структурасын һәм реакциягә керү сәләтләрен, аларны табу юлларын өйрәнә.

Дару чараларын нәантихолинэстераз аз токсинлы фосфорорганик кушылмалар арасыннан максатка ярашлыларын эзләү концепциясен тәкъдим итә һәм (хезмәткәрләр белән берлектә) яңа дару препаратлары ясый.

Б.А.Арбузов белән берлектә фосфор өчгалогенидларының диеннарга цикллы кушылу реакциясен ача. Хезмәттәшләре белән берлектә сәнәгый эремәләрдән затлы металларны аерып алу өчен яңа тип экстрагентлар, поликарбодиимид пеноматериаллар алу өчен катализатор эшли.

Уйлап табуга СССРның 43 авторлык таныклыгына, РФ патентына һәм 10 чит ил патентына ия.

Иҗаты

Рәссам буларак, Визель иҗатының төп төре – нәкышь, жанры – пейзаж.

Зур булмаган этюдларында Татарстан һәм Мари урманнарының, Идел киңлекләренең, көньяк диңгезләрнең, тау кыяларының, Казанның матурлыгын сурәтли («Уйчан җил», «Камада таң», «Мари моңнары», «Иске Казан ишегалды» һ.б.). Шәхси күргәзмәсе Казан университетының тарих музеенда (1996), «Визельләрнең рәссамнар династиясе» күргәзмәсе ТР Дәүләт сәнгать музеенда (1998) уза.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге үзенчәлекле дару препараты – димефосфон уйлап тапканы өчен бирелә. «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Мономерные тригалоидфосфораны циклического ряда и некоторые их превращения. Синтезы на основе трёхбромистого фосфора // Доклады Академии Наук СССР. 1964. Т. 158, № 5 (автордаш).

Фосфорорганические соединения с низкой токсичностью // Доклады Академии Наук СССР. 1965. Т. 165, № 1 (автордаш).

Новое средство метаболической терапии – димефосфон // Terra Medica nova. 1988. № 3 (автордаш).

Әдәбият

Нугуманов В. Создатели новых препаратов // Научный Татарстан. 1995. № 3.

Художественная династия Визелей. Живопись, графика, декоративно-прикладное искусство: Каталог выставки. Казань,1988.