- РУС
- ТАТ
химик, кандидат химических наук (1960)
1898 елның 2 гыйнвары, Пятигорск шәһәре – 1973 ел, Мәскәү.
Дон университетын тәмамлый (1924 ел, Ростов-на-Дону шәһәре).
1925–1927 елларда «Кызыл Аксай» заводында (Ростов-на-Дону) лаборатория мөдире булып эшли.
1927–1934 елларда Грозный фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире.
1934–1937 елларда Авиация ягулыклары һәм майлары үзәк институтында (Мәскәү), шул ук вакытта Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтында.
1937–1948 елларда Норильск тау-металлургия комбинатында, 1948–1957 елларда Ухта комбинатының Ижма сажа заводларында (Сосновка бистәсе, Коми АССР).
1957–1966 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтының нефть химиясе лабораториясе мөдире.
1966–1971 елларда Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтында.
Хезмәтләре нефть химиясенә карый.
Нефть фракцияләренең төркемле химик составын өйрәнү һәм бу составның нефть продуктлары үзлекләренә тәэсирен тикшерү методларын эшли. Нефтьнең һәм аның фракцияләренең метан, нафтен һәм ароматик рәтләрдәге углеводородлар микъдары буенча характеристикасын бирә; технологик үзлекләре аермалыгын исәпкә алып, нефть фракцияләрен эшкәртү мәсьәләләрен фәнни яктан чишә.
Термокаталитические превращения углеводородов нефтяной фракции состава C6 на алюмоплатиновом катализаторе // Нефтехимия. 1961. № 4 (соавтор).
Волжские нефти как сырье для получения бензола каталитическим риформингом // Химия и технология топлив и масел. 1962. № 11 (соавтор).
Гидроалкилирование толуола и этилбензола на цеолите CaA, содержащем никель // Нефтехимия. 1964. № 5 (соавтор).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.