- РУС
- ТАТ
биохимик, биология фәннәре докторы (1981), профессор (1982)
1939 елның 7 ноябре, Саратов өлкәсенең Духовницкий районы Духовницкий авылы – 2005 елның 9 декабре, Казан.
Семипалатинск зооветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1961), шунда ук врач-прозектор.
1962 елдан Казан университетында, 1969 елдан фәнни-тикшеренү секторы җитәкчесе, 1975 елдан ракка каршы микробиологик препаратлар синтезлау, 1987 елдан нуклеин кислоталары биохимиясе лабораториясе мөдире, 1990 елдан биохимия кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре молекуляр биологиягә, төш аксымы һәм яман шеш үсеше биохимияләренә карый.
Ул беренче тапкыр нормаль һәм шеш күзәнәкләре хроматинының негистон аксымнарында ДНКазалар булуын ачыклый; күзәнәкләр бүленүе һәм үсеше процессында ДНКазалар активлыгы көйләнеше турында принципиаль яңа мәгълүмат ала, шеш күзәнәкләренең элегрәк билгеле булмаган үзлеген – шешләрне үстерә торган РНК бүлеп чыгаруын билгели.
Современные методы изучения нуклеиновых кислот и нуклеаз микроорганизмов. Казань, 1980.
Методы генной инженерии. М., 1997 (автордаш).
Электронное иммуногистохимическое изучение локализации нейтральной Мn-зависимости ДНКазы // Цитология. 2000. Т. 42, № 7.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.