- РУС
- ТАТ
гамәли газ динамикасы гыйлеме белгече, техник фәннәр кандидаты (1950), профессор (1978), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1980)
1920 елның 31 гыйнвары, Казан – 1991 елның 28 октябре, шунда ук.
1944 елда Казан авиация институтын тәмамлый.
1950 елдан шунда ук эшли, газ динамикасы лабораториясенең фәнни җитәкчесе (1955–1991).
Хезмәтләре үзәктән кугыч компрессорлардагы процессларга, двигательләр һәм энергия җайланмаларындагы газ динамикасына карый. Үзәктән кугыч компрессорларның элементларын хисаплау, реактив двигательләрнең тарту көчен агым белән идарә итү ысулларын эшли, агынтылы технологик лазерларның элементларын проектлаштыру методикасын төзи. Уйлап табуга 36 авторлык таныклыгы бар.
Медаль белән бүләкләнә.
Исследование рабочего процесса и характеристик центробежных компрессоров. Казан, 1960 (автордаш).
Прикладная газовая динамика. М., 1965.
Основы магнитной газодинамики. Казань, 1977.
Газодинамический расчёт реактивных сопел воздушно-реактивных двигателей. Казань, 1978.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.