- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәр докторы (1998), профессор (2002)
1949 елның 16 июнендә Мәскәүдә туган.
Казан химия-технология институтын (1973) тәмамлый.
1974 елдан Бөтенсоюз углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында, 1985 елдан углеводород чималын күкерттән чистарту лаборатория мөдире.
Хезмәтләре нефть, газ эшкәртү, нефть продуктларын күкерттән чистартуга карый.
Вилданов җитәкчелегендә углеводород чималын меркаптаннардан чистарту катализаторлары; нефть, сыекландырылган газ, газоконденсат һ.б. нефть продуктларын, шулай ук нефть эшкәртү заводларыннан агып чыккан суларны күкерт кушылмаларыннан чистартуның яңа технологияләре эшләнә, алар Америка-казах уртак «Тенгизшевройл» предприятиесенең Тенгиз газ эшкәртү заводында, Рязань, Куйбышев нефть эшкәртү заводларында, Әстерхан, Пермь газ эшкәртү заводларында, Новокуйбышевск, Салават нефтехимия комбинатларында һ.б. предприятиеләрдә гамәлгә ашырыла.
Уйлап табуга 25 авторлык таныклыгы һәм патенты, шул исәптән АКШның 5 патенты, ФРГның 1 патенты бар.
Фән һәм техника өлкәсендә Ленин комсомолы бүләге (1981), ТР Дәүләт бүләге (1998), РФ Хөкүмәт бүләге (2005) лауреаты.
Комплексная схема демеркаптанизации светлых фракций нефтей и газоконденсатов Прикаспийской низменности // Химия и технология топлив и масел. 1987. № 11 (автордаш).
Современные проблемы обессеривания нефтей и нефтепродуктов // Российский химический журнал Всероссийского химического общества имени Д.И.Менделеева. 1995. Т. 39, № 5 (автордаш).
Новые катализаторы и процессы для очистки нефтей и нефтепродуктов от меркаптанов // Нефтехимия. 1999. Т. 39, № 5 (автордаш).
Выпускники – гордость технологического университета. КХТИ-КГТУ (1930–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.