- РУС
- ТАТ
физиолог, профессор (1916), РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1948)
1878 елның 5 сентябре, Самара шәһәре – 1958 елның 19 апреле, Мәскәү.
Казан авыл хуҗалыгы хайваннары физиологиясе мәктәбенә нигез салучы.
1899 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
Европаның эре лабораторияләрендә 4 ел стажировка үтә.
1910–1936 елларда Казан ветеринария институтының физиология һәм физиологик химия кафедрасы мөдире.
1936–1940 елларда Мәскәү ветеринария институтында, 1940–1958 елларда Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә укыта.
Викторов җитәкчелегендә үзәк нерв системасы, мускуллар, ашкайнату физиологиясе, фармакология, биохимия буенча фундаменталь тикшеренүләр үткәрелә.
Викторов, югары сулыш юллары физиологиясен өйрәнеп, сулыш алу гигиенасына нигез сала, төрле әгъзалар һәм тукымаларга лизатлар, цитотоксиннар тәэсирен билгеләүгә мөһим өлеш кертә.
Йорт хайваннары физиологиясе буенча югары уку йортлары өчен язылган дәреслеге кытай, румын, венгр һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
Ленин ордены белән бүләкләнә.
Краткий курс физиологии домашних животных. Выпуск 1. Пищеварение // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1911. Т. 28.
Руководство к практическим занятиям по физиологии животных. М., 1953.
Физиология сельскохозяйственных животных: учебное пособие. М., 1960.
Казанский государственный ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана (1873–1953) // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1956. Т. 63.
История Казанского государственного ветеринарного института имени Н.Э.Баумана. Казань, 1973.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.