Биографиясе

1934 елның 6 декабре, Самара шәһәре – 1994 елның 20 феврале, Израиль.

Куйбышев индустриаль институтын тәмамлаганнан соң (1956), Куйбышев нефть технологиясе техникумында эшли.

1959 елдан Синтетик спиртлар һәм органик продуктлар фәнни-тикшеренү институтының Новокуйбышев филиалында төркем җитәкчесе, лаборатория башлыгы.

1967–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Органик һәм физик химия институтында хроматография, нефть химиясе лаборатория мөдире, нефтехимия бүлеге мөдире.

1981 елдан Самара университетының гомуми химия һәм хроматография кафедрасы мөдире.

1992 елдан Израильдә яши.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре газ хроматографиясе һәм нефть химиясенә карый.

Хроматографиянең яңа вариантларын таба, аларны нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктларын анализлауда куллана, битум нефтен өйрәнү ысулларын тәкъдим итә.

Хезмәтләре

Курс газовой хроматографии. М., 1967. (автордаш).

Газовая хроматография как метод исследования нефти. М., 1973.

Продукты термического воздействия на битуминозный пласт. Саратов, 1986.