- РУС
- ТАТ
агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1938), профессор (1961), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1945)
1899 елның 30 октябре, Вятка губернасы, Уржум өязе Ялнерка авылы – 1979 елның 8 декабре, Казан.
Гражданнар сугышында катнаша.
Шәрекъ педагогия институтының химия-биология бүлеген (1929) һәм бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы институтын (1930) тәмамлый.
Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә авыл хуҗалыгы һәм педагогия техникумнарында укыта.
1931–1934 елларда Казан педагогия институтында химия-биология факультеты деканы.
1934–1950 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында: уку-укыту һәм фәнни эшләр буенча директор урынбасары (1941 елга кадәр), гомуми игенчелек кафедрасы мөдире (1936 елдан), директор (1941–1943).
Оренбург (1950 елдан), Курган (1953 елдан), Казан (1969 елдан) авыл хуҗалыгы институтларында үсемлекчелек кафедрасы мөдире.
Татарстанда шикәр чөгендере культурасын беренчеләрдән булып тикшерүче.
Республиканың үз шикәр җитештерү базасын булдыру мөмкинлеген исбатлый. Хезмәтләре шикәр чөгендере, кукуруз, уҗым культуралары, сабан бодае һ.б. бөртекле культуралар үстерү алымнарына карый.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.
Правильные травопольные севообороты в Татарии. Казань, 1949.
Агротехника сахарной свёклы в Татарии. Казань, 1950.
Возделывание корнеплодов в Чкаловской области. Чкалов, 1958.
Агротехника и механизация возделывания кукурузы. Челябинск, 1966.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.