- РУС
- ТАТ
Ветеринария табибе, радиобиолог, биология фәннәре докторы (1988)
1932 елның 23 июлендә Горький өлкәсенең Бутурлинский районы Борнуково авылында туган.
1957 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, Куйбышев районының Куйбышев исемендәге һәм «Трёхозёрский» совхозларында баш ветеринария табибе булып эшли. 1963 елдан Бөтенсоюз ветеринария фәнни-тикшеренү институтында, 1985 елдан радиобиология лабораториясе мөдире.
Хезмәтләре хайван организмына (кан әйләнеше системасына) ионлаштыручы нурланыш тәэсирен өйрәнүгә багышланган. Көчле нурланыш авыруына диагноз кую һәм фаразлау ысулын эшли. Радиоактив элементлар белән пычрану чыганагында терлек асрау технологиясе буенча тәкъдимнәр кертә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Влияние малых доз ионизирующего излучения на рост и развитие цыплят // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1965. Т. 94 (автордаш).
Некоторые физико-химические показатели мяса животных при инкорпорировании йода-131 // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1972. Т. 112.
Казанский ордена Ленина ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана. Казань, 1993.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.