Биографиясе

1891 ел, Вятка губернасы, хәзерге Киров өлкәсенең Слобода өязе Белохолуницк авылы – 1970 елның 26 июле, Казан.

Илнең эпизоотология фәненә нигез салучыларның берсе.

1917 елда Казан ветеринария институтын тәмамлагач, шунда ук эшли, 1925–1970 елларда эпизоотология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре мөгезле эре терлекләрдә үпкә ялкынсынуы авыруын, йогышлы анемия, урман бете белән зарарлану, атларда пироплазмоз, мөгезле эре терлектә һәм сарыкларда бруцеллёз, дуңгызларда чума, некробактериоз авыруларын өйрәнү, дәвалауга карый. Эпизоотия үсеше закончалыклары һәм актив юнәлештә профилактика алып бару закончалыкларын теоретик яктан гомумиләштерә.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Механизмы заражения сельскохозяйственных животных // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1961. Т. 81.

Возникновение эпизоотий // Ученые записки Казанского ветеринарного института. 1962. Т. 87.

Әдәбият

История Казанского государственного ветеринарного института имени Н.Э.Баумана. Казань, 1973.

Казанский ордена Ленина ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана. Казань, 1993.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.