- РУС
- ТАТ
биофизик, биология фәннәре докторы (1998)
1943 елның 18 июле, Карелия Республикасы Сегежа шәһәрендә туган.
Казан университетының физика факультетын тәмамлый (1971), Россия Фәннәр Академиясе Казан гыйльми үзәгенең Биохимия һәм биофизика институтында эшли, 1998 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре күзәнәк биофизикасын һәм күзәнәк процессларын, электрофизиологияне өйрәнүгә карый.
Күзәнәк мембраналары һәм плазмодесмаларының су үткәрүчәнлеген өйрәнүнең ЯМР импульслы ысулын куллануга нигезләнгән яңа эксперименталь алымнарын тикшерә. Плазмодесмалар буенча ионнар транспортын өйрәнүнең оригиналь электрофизиологик алымнарын тәкъдим итә һәм тормышка ашыра. Күзәнәк мембраналарының су үткәрүчәнлеген көйләү концепциясен тәкъдим итә һәм эксперименталь нигезли. Беренчеләрдән булып югары төзелешле үсемлекләрдә тамыр системасының кудыру эшчәнлегендә плазмодесмалар катнашуын күрсәтә (тамыр эксудациясе).
Самодиффузия воды внутри вакуолярного и цитоплазматического симпластов // Докл. РАН. 1999. Т. 368, № 3 (автордаш).
Elektric Excitation of the Vakuole Within the Protoplast Isolated from a Higher Plant Cell // Membr. and Cell Biol., Amsterdam. 1996. V. 10 (4).
Intracellular transfer of Water and ions in roots of Sunflower seedling // Sov. plant Phуsiologу. V. 39/5. Part 2 (sep.–oсt. 1992).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.