Биографиясе

1927 елның 15 октябрендә Брянск өлкәсенең Севск шәһәрендә туган.

Мәскәү химия-технология институтын тәмамлый (1953).

1943–1944 елларда Белоруссия фронтының сигезенче штурмлау инженер-сапёр бригадасы рядовое.

1944–1948 елларда тимер юл узелы (Брянск) эшчесе, электр монтёры.

1953–1956 елларда Пермь шәһәредә оборона заводында эшли.

1956 елдан Казанда: «Союзхимпромпроект» институтында баш белгеч, бүлек башлыгы, баш инженер (1986 елга кадәр), Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында лаборатория башлыгы, сектор башлыгы (1995 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре махсус химия өлкәсендә технологияләр эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә карый. Уйлап табуга 9 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.