- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (2000)
1961 елның 12 ноябрендә Казанда туган.
1983 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли, физик химия кафедрасы профессоры (2000–2003 елларда).
2003 елдан АКШта яши.
Хезмәтләре каталитик органик синтез өлкәсенә карый.
Ионлы-парлы һәм ирекле ионлы СН-кислоталылык шкалаларын эшли, газ фазасында һәм эремәләрдә алар арасындагы бәйләнешне ача.
Углеводородларның платинасыман металлар комплексларына оксидлаштырып кушылуларын термодинамик анализлауга яңа чишелеш тәкъдим итә. Комплекста координация төененең деформацияләнү энергиясен минимумлаштыру принцибын билгели, шуның нигезендә оксидлаштырып кушылу реакцияләре белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче полидентат fac-хелат лигандлар эшли. Пиридинофаннар рәтенең макроциклик кушылмаларын синтезлау белән шөгыльләнә.
Теоретические исследования реакций окислительного присоединения к комплексам платиновых металлов: 2. Новый подход к анализу термодинамики реакций метана с плоскоквадратными 16 электронными комплексами родия (I), палладия (II), иридия (I) и платины (II) // Журнал общей химии. 1997. Т. 67, вып. 8 (автордаш).
Пути управления активностью и селективностью комплексов платиновых металлов в реакциях окислительного присоединения алканов по данным квантово-химического моделирования // Рос. хим. журн. 1999. Т. 43, вып. 1 (автордаш).
Cryptate Acidity Scales. Solvent Polarity Effect on Ion-Pair and Free Ion Acidity of Organic Compounds // J.Phys. Org. Chem. 1994. № 7 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.