Биографиясе

1904 елның 4 августы, Түбән Новгород өлкәсенең хәзерге Перевозский районы Гредино авылы – 1985 ел.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1930), Татарстан сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1931 елдан Бөтенсоюз бөртекле ашлык хуҗалыгы институтында, 1933–1934 елларда Бөтенсоюз ашлама һәм агротуфрак белеме институтында (Мәскәү) эшли.

1934–1938 елларда Югары Коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә (Горький өлкәсе), 1938–1940 елларда Горький өлкәсе авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә директор урынбасары.

1940–1944 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында.

1944–1950 елларда Свердловск авыл хуҗалыгы институтында гомуми игенчелек кафедрасы мөдире һәм агрономия факультеты деканы.

1950–1957 һәм 1969–1978 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында гомуми игенчелек кафедрасы мөдире. 1957 елда проректор, 1958–1962 елларда ректор, 1962–1968 елларда агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы мөдире.

1978 елдан Иваново авыл хуҗалыгы институтында гомуми игенчелек кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы культуралары, күпьеллык үләннәр игү технологиясенә, пар басуларында, басу һәм терлек азыгы чәчү әйләнешләрендә яшел ашламалар һәм органик-минераль катнашмаларны нәтиҗәле куллану мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Техника полеводства Мензелинского кантона Татарской республики. Казань, 1930.

Действие минеральных удобрений на опытном поле Казанского сельскохозяйственного института. Казань, 1930.

Действие фосфорита в Татарии. Казань, 1935.

Автор – А.А.Җиһаншин