- РУС
- ТАТ
геолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1998), ТРның атказанган геологы (1996). Татарстан территориясендә Пичкас мәрмәр ониксы чыганагын беренче ачучылардан
1938 елның 6 июлендә Куйбышев өлкәсе Камышлы авылында туган.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1961), СССР Фәннәр Академиясе Урал филиалының Геология институтында (Свердловск шәһәре) эшли. 1965 елдан ЦНИИгеолнерудта (өлкән фәнни хезмәткәр).
Б.Ф.Горбачёв белән берлектә элювиаль каолин һәм фарфор ташлары ятмаларының урнашу һәм формалашу закончалыкларын өйрәнә, аларны фаразлау һәм эзләүнең методик нигезләрен билгели, ТРдагы кызыл балчык чимал базасына кирпеч чималы буларак геологик-икътисади анализ ясый.
А.В.Шишкин белән берлектә ТРда мәрмәр ониксы ятмаларының геологик төзелеше закончалыкларын ачыклый.
ТР Дәүләт бүләге «Татарстан Республикасының утырма тышлыгында яңа һәм гадәти булмаган файдалы казылмаларны ачу» дигән хезмәте өчен бирелә.
Месторождения каолинов СССР. М., 1974 (автордаш).
Минеральное сырьё. Фарфоровые камни: Справочник. М., 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.