Биографиясе

1901 елның 24 марты, Вятка губернасы, Малмыж өязе Әҗем авылы – 1961 елның 7 апреле, Казан.

1925 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, участок табибе булып эшли, 1927–1961 елларда Казан ветеринария институтында укыта, 1932 елдан анатомия кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1956–1960 елларда проректор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошларының нейроморфологиясенә карый: төрле хайваннарда нервларның таралып урнашу зоналары һәм үзара бәйләнешләре топографиясе турындагы фаразлауларга үзгәреш кертү өчен яңа биоморфологик юнәлешне эшли; сөяк, буын, эчке органнар мускуллары иннервациясе чыганакларын һәм аларның формалашу закончалыкларын өйрәнә; иннервацияләнгән әгъза тукымасына бәйле рәвештә нерв баганасының эчке төзелешен һәм җепселле составын ачыклый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основы анатомии и физиологии сельскохозяйственных животных // Основы животноводства. Казань, 1951.

Структура и функция нервной системы домашних животных. Казань, 1958.

Әдәбият

Михайлов Н.В. Научная деятельность профессора Н.А.Васнецова и его учеников // Ученые записки Казанского государственного ветеринарного института. 1971. Т. 3.

История Казанского государственного ветеринарного института имени Н.Э.Баумана. Казань, 1973.

Михайлов Н.В. Школа ветеринарных морфологов // Ветеринария. 1973. № 5.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.