- РУС
- ТАТ
мари педагог-этнографы, тел белгече, филология фәннәре докторы (1957)
1883 елның 1 гыйнвары, Уфа губернасы, Бөре өязе Сусады-Ябалак авылы – 1961 елның 3 мае, Йошкар-Ола шәһәре.
Казан университетын тәмамлый (1918).
1917–1918 елларда Казан педагогия институтында мари теле укыта, 1927–1931 елларда Шәрекъ педагогия институтында (Казан). Бер үк вакытта 1917–1918 елларда «Ужара» газетасы мөхәррире. 1920–1927 елларда Йошкар-Ола шәһәрендә төрле оешмаларда эшли.
1931 елда буржуаз Финляндия белән бәйләнештә торуда гаепләнә һәм Карелиягә сөргенгә җибәрелә.
1934–1941 елларда (өзеклек белән) Мари педагогия институтында укыта.
1944–1958 елларда Мари Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында.
1907–1914 елларда «Марла календарь» исемле әдәби альманах бастыра, мари телендә беренче әлифбалар һәм уку китаплары, марилар өчен рус теле дәреслекләре, мари лингвистикасы, әдәбият белеме фольклорына караган хезмәтләр авторы. Мари фәнни-тикшеренү институты һәм Йошкар-Ола шәһәренең бер урамы аның исеме белән атала.
Первоначальный учебник русского языка для восточных черемис. Казань, 1909.
Черемисско-русский словарь. Казань, 1911.
Элементарная грамматика марийского языка. Краснококшайск, 1927.
Материалы по поэтике на марийском языке. Казань,1930.
В.М. Васильев: Материалы научной конференции, посвященной 100-летию со дня рождения учёного. Йошкар-Ола, 1985.
Исламов И.А. Янаульский учёный // Татарские края. 2003. № 6–7.
Авторлар – Г.С.Сабирҗанов, В.Г.Вострико
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.