- РУС
- ТАТ
Ветеринария фәннәре докторы (2018), доцент (2013)
1980 елның 2 августында Казанда туа.
Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария медицинасы факультетын (2002), ветеринария эшләрен оештыру кафедрасында аспирантура тәмамлый (2005).
2006 елдан Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә эшли: программа белән тәэмин итү лабораториясе мөдире (2006 елның гыйнварыннан), ветеринария эшләрен оештыру кафедрасында укытучы (2006 елның июленнән), доцент (2011 елдан).
Хезмәтләре дәүләт чигендә һәм транспортта һәм юлда дәүләт ветеринария күзәтчелеген оештыруга карый (2002–2005); Россия Федерациясе субъектларында ветеринария эшен оештыру (2006 елдан); Россия Федерациясе субъектларында авыл хуҗалыгы терлекләрен караганда дәүләт һәм түләүле ветеринария хезмәтен оештыру (2008–2018); хайваннар өчен приютларга (2019–2022), каз һәм үрдәк үрчетүче хуҗалыкларга (2020 елдан), кәҗә асраучы хуҗалыкларга (2023 елдан) ветеринария хезмәтен оештыру.
Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан башкарыла торган эшләргә вакыт нормаларын эшләү, раслау һәм гамәлгә кертү иң әһәмиятле казанышлары булып тора (2005).
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган һәм ветеринария хезмәтләре эшчәнлегенә кертелгән күрсәтмәләр автордашы (2014):
1). "Россия Федерациясенең Дәүләт ветеринария хезмәте учреждениеләре тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә (эшләр башкаруга) дәүләт бурычларын формалаштыру буенча күрсәтмәләр",
2). "Россия Федерациясе Дәүләт Ветеринария хезмәтенең бюджет (казна) учреждениеләре тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә (эшләр башкаруга) дәүләт бурычларына кертелгән ветеринария хезмәтләренең (эшләренең) тәкъдим ителгән исемлеге",
3). "Россия Федерациясенең Дәүләт ветеринария хезмәте учреждениеләре тарафыннан башкарыла торган түләүле ветеринария эшләренә (хезмәтләренә) бәяләр формалаштыру буенча күрсәтмәләр",
4). "Россия Федерациясенең Дәүләт ветеринария хезмәте учреждениеләре тарафыннан башкарыла торган түләүле ветеринария эшләренең (хезмәтләренең) тәкъдим ителгән исемлеге",
5). "Ветеринария белгечләренең хезмәтен нормалаштыру буенча күрсәтмәләр".
"Хайваннар өчен приютларга ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыруны камилләштерү буенча күрсәтмәләр" (2022), "Каз үрчетү сәнәгать предприятиеләренә ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыруны камилләштерү буенча күрсәтмәләр" (2022) эшләнә, раслана һәм гамәлгә кертелә.
Фәнни тикшеренүләрнең төп идеяләре һәм фикерләре 117 фәнни һәм методик хезмәтләрдә, шул исәптән 4 монографиядә, 2 уку ярдәмлегендә бастырылган.
Кандидатлык диссертациясе: Дәүләт чигендә һәм транспортта һәм юлда дәүләт ветеринария күзәтчелеген оештыру (2005).
Докторлык диссертациясе: Россия Федерациясе субъектларында авыл хуҗалыгы хайваннарына хезмәт күрсәтүдә дәүләт һәм түләүле ветеринария хезмәтен оештыру (2018).
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының (2009), Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының (2018) Мактау грамоталары.
"Россия Федерациясенең югары ветеринария белеме бирү системасы өчен ветеринария эшен оештыру буенча дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре" хезмәте өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең К.Г.Боль исемендәге премиясе лауреаты (2017).
1. Ветеринарным учреждениям – государственные задания // Ветеринария. 2013. № 5. С. 16–18 (автордаш).
2. Рекомендации по совершенствованию государственных и платных ветеринарных услуг в Российской Федерации // Ученые записки Казанской государственной академии ветеринарной медицины им. Н.Э. Баумана. 2015. Т. 221, № 1. С. 3–8 (автордаш).
3. Рекомендации по нормированию труда ветеринарных специалистов // Вопросы нормативно-правового регулирования в ветеринарии. 2015. № 3. С. 45–50 (автордаш).
4.Организация лицензирования отдельных видов деятельности в сфере ветеринарии. Казань, 2023. 184 с. (автордаш).
5.Безнадзорные животные: правовой статус и организация ветеринарного обслуживания приютов для животных. Казань, 2023. 171 с. (автордаш).
6. Организация ветеринарного обслуживания промышленных гусеводческих предприятий. Казань, 2024. 173 с. (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.