Биографиясе

1949 елның 13 апрелендә Бондюг шәһәр тибындагы поселогында (хәзер Менделеев шәһәре) туган.

Казан университетын тәмамлый (1975).

1976 елдан Казан язу җайланмалары заводында гражданнар оборонасы штабы башлыгы урынбасары.

1979 елдан Казан университетында (бүленеп, 1995–1998 елларда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы лабораториясе мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гетерогенлы мохиттә молекуляр хәрәкәтләрне тикшерүгә карый.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге катлаулы молекуляр системаларның төзелешен һәм динамикасын өйрәнүдә градиентлы төш магнит резонансын үстерүдәге эшләр циклы өчен бирелә.