- РУС
- ТАТ
физик, техник фәннәр докторы (2004)
1966 елның 24 августында Пермь өлкәсенең Юрла районы Юрла авылында туган.
Казан универтын тәмамлаганнан соң (1990), Казан югары артиллерия училищесында эшли.
2002 елдан Казан энергетика университетында, сәнәгый җылылык энергетикасы (2004–2007), сәнәгый җылылык энергетикасы корылмалары һәм җылы белән тәэмин итү системалары (2007 елдан) кафедралары мөдире, профессор (2010 елдан), бер үк вакытта проректор (2008–2010).
Хезмәтләре түбән ешлыклы акустик контроль алымнары өлкәсенә карый.
Эшләнмәләрнең техник халәтләрен аларның тибрәнеш күрсәткечләре буенча контрольдә тоту алымнарын һәм җайланмаларын тәкъдим итә.
Уйлап табуга 22 патенты һәм авторлык таныклыгы бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.