- РУС
- ТАТ
физиолог, биология фәннәре докторы (1949), профессор (1950), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1954)
1902 елның 29 декабре, Вятка губернасы, Алабуга өязе Балтач авылы – 1968 елның 14 июле, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1931), шунда ук эшли, 1950–1965 елларда кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы мөдире. И.П.Павлов исемендәге Бөтенсоюз физиология җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе (1950–1957).
Хезмәтләре нерв-мускуллар физиологиясенә карый. Беренче булып синаптик күчерү механизмында кальций ионнарының ролен күрсәтә.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
Исследование феномена посттетанического усиления сокращения мышцы // Ученые записки Казанского университета. 1948. Т. 158, кн.4.
Кафедра физиологии человека и животных. Научная деятельность кафедр биолого-почвенного факультета // Ученые записки Казан. университета. 1960. Т. 120, кн.3.
Основы физиологии человека и животных: Учебное пособие. Ч. 1. Нервно-мышечная физиология. Казань, 1964.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.