Биографиясе

1941 елның 19 октябрендә Приморье краеның Шкотов районы Шкотов поселогында туган.

1964 елда Казан университетын тәмамлый.

1966 елдан В.П.Энгельгардт исемендәге астрология обсерваториясендә.

1973 елдан Кемерово университетында, 1983 елдан югары математика кафедрасы мөдире.

1987 елдан Ульяновск политехника университетында, 1992 елдан гамәли математика һәм информатика кафедрасы мөдире, профессор (1993).

ТР Фәннәр академиясенең Ульяновск төбәк бүлеген оештыручыларның һәи инициаторларының берсе (1999).

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре астрометрия, планетодезия һәм күк механикасындагы астрономик күзәтүләрне һәм космик мәгълүматны математик эшкәртү теориясе һәм практикасына карый.

«Зонд-6», «Зонд-8» сериясендәге космик аппаратлардан Айның Җирдән күренми торган ягы төшереп алынган рәсемнәрне эшкәртүдә катнаша.

Мәгълүмат теориясендә яңа юнәлешне – мәгълүмат эшкәртүнең математик модельләренең төзелеш-параметрларын регрессив модельләштерү юлы белән оптимальләштерүне билгели. Бу өлкәдәге тикшеренүләрне үстерү компьютерда мәгълүмат эшкәртүнең иң кулай сценарийларын төзү мәсьәләсен чишүгә һәм интеллектуаль (эксперт) системалар булдыруга китерә.

Хезмәтләре

Изучение рельефа обратной стороны Луны по фотографиям КА «Зонд-8» // Космические исслед. 1976. Т. 16 (автордаш).

Регрессионное моделирование при обработке наблюдений. М., 1991.

Статистический анализ данных при обработке наблюдений планет // Астрономический вестник. 1991. Т. 25, № 2.

Әдәбият

Гаврилова Е.В. Математика ночного неба // Симбирский курьер. 1994. 17 ноября.