Биографиясе

1937 елның 7 маенда хәзерге Зеленодольск районы Карашәм авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1963).

1963–1965 елларда Казан авиация институтында, 1968 елдан Казан университетында, 1991 елдан хәзерге заман ватан тарихы кафедрасы профессоры, бер үк вакытта тарих факультеты деканы (1995–2005).

Вәлиев декан булган чорда тарих факультетында бер төркем студентларны татар телендә укыта башлыйлар.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре Урта Идел буе төбәгенең ХХ йөзнең беренче чирегендәге иҗтимагый-сәяси тарихына, татар зыялылары, шул исәптән Борһанетдин, Гыйльметдин, Галимҗан һәм Шәһретдин Шәрәфләр язмышына, Татарстанда Сталин чоры репрессияләренә карый.

Вәлиев беренчеләрдән булып Вәисиләр хәрәкәте тарихын, Борһанетдин һәм Гайнетдин Вәисовларның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген өйрәнә. Гайнетдиннең Л.Н.Толстой белән дусларча мөнәсәбәтләрен бәян итә.

Бүләкләре

Халыкара Кол Гали премиясе лауреаты (2002). Медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Фаҗига. Казан, 1996.

Болак арты республикасы. Казан, 1999.

Өзелгән дога. Казан, 2007.

Революционное движение в Среднем Поволжье (июль – октябрь. 1917). Казань, 1972.

Назревание общенационального кризиса и его проявление в Поволжье и на Урале в 1917. Казань, 1979.

Признаю себя виновным. Казань, 2007.

Әдәбият

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999). Казань, 1999.