Биографиясе

1955 елның 28 августында Лениногорск районы Керкәле авылында туган.

Казан университетын (1977), ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясен (2001), РФ Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясен (2005) тәмамлый.

1977–2006 елларда ТР Мәдәният министрлыгында: министр урынбасары (1996 елдан), министрның беренче урынбасары (2001 елдан); бер үк вакытта, 1994 елдан, Казан университеты доценты, профессоры (2007 елдан).

2006–2007 елларда ТР Милли музее директоры урынбасары.

2007 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры.

2018 елдан Казан федераль университетының бөтендөнья мәдәни мирасы кафедрасы мөдире; бер үк вакытта, 2019 елдан, университетның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Татарстанның, татар халкының тарихи-мәдәни мирасын саклау, реставрацияләү һәм популярлаштыруга; Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда нумизматикасына һәм товар-акча мөнәсәбәтләренә карый.

2000 елдан мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча берләшкән милләтләр оешмасы эксперты.

1998–2000 елларда Казан Кремлен Бөтендөнья мәдәни мирасы (ЮНЕСКО) объектлары исемлегенә кертү комиссиясе әгъзасы, 2016 елдан Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау буенча халыкара советның (ICOMOS) Россия милли комитеты вице-президенты.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.