Биографиясе

1937 елның 19 февралендә Дөбъяз районы Урта Алат авылында туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1959), Полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтында (Пермь шәһәре) эшли, ябыштыру материаллары лабораториясе мөдире (1983 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре полимерлар физик химиясенә карый.

Полимер материаллар контакты чигендә диффузия процессларын, каты ягулыклы ракета двигательләренә җайлаштырып, полимерларның һәм ябыштырылган тоташтырмаларның искерүен фәнни яктан тикшерә. Ябыштырыла торган полимер материалларның химик табигатенә бәйле рәвештә, ябыштырма җөйләр ясауның үзенчәлекләрен билгели. Адгезион үзлекләрен күтәрү максатыннан материалларның өслеген модификацияләү ысулларын, ракета техникасы конструкцияләре һәм эшләнмәләрендә полимерларның һәм ябыштырылган тоташтырмаларның хезмәт итү вакытларын фаразлау ысулларын тәкъдим итә. Эпоксид, полидиенуретан эпоксид олигомерлар нигезендә югары нәтиҗәле ябыштыру материаллары, шулай ук дивинилизопрен, этиленпропилен каучуклар нигезендә җылылык үткәрми торган материаллар уйлап чыгара.

Фәнни тикшеренүләре С.М.Киров исемендәге заводта (Пермь шәһәре), «Россия» химкомбинатында (Ростов өлкәсе Каменск-Шахтинский шәһәре) кертелгән. 350 фәнни хезмәт авторы.

Уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.