- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәр докторы (1980), профессор (1982), Россия Ракета-артиллерия Фәннәр академиясе академигы (1994), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1980), РСФСРның атказанган машина төзүчесе (1988)
1930 елның 17 ноябре, хәзерге Балтач районы Балтач авылы – 2008 елның 15 марты, Казан; Балтачта җирләнә.
1953 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1953–1968 елларда Дәүләт союз конструкторлык бюросында (Мәскәү өлкәсе Красноармейск шәһәре) производство бүлеге һәм төркем җитәкчесе. 1968 елдан Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында лаборатория башлыгы, директор урынбасары (1969 елдан), баш фәнни хезмәткәр (1990 елдан).
Хезмәтләре шартлаткыч матдәләргә, эчке баллистика өлкәсенә карый. Конденсатланган системалар ныклыгының флоктуацион теориясен үстерә, шуның белән актив реактив системаларда марш зарядының көчәнешен рөхсәт ителгәннән арттыру мөмкинлеге туа. Артиллерия ату зарядларының яну критерийларын билгели, аларны проектлаштыру һәм эшләүне камилләштерә. Руда булмаган материалларны (гипс, вак таш һ.б.) табу өчен югары нәтиҗәле экологик чиста сәнәгый шартлаткыч матдәләр эшли. Махсус билгеләнешле техника буенча 456 хезмәт авторы (шул исәптән уйлап табуга 222 авторлык таныклыгы бар).
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1976). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Выпускники – гордость технологического университета. КХТИ – КГТУ (1931–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.