Биографиясе

1926 елның 26 июне, Минзәлә шәһәре – 2002 елның 8 июле, Казан.

1950 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техника университеты) тәмамлый һәм 1953 елдан шунда ук эшли: проректор (1973–1978), очкыч аппаратлар төзү механикасы кафедрасы мөдире (1983–1988).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очкыч аппаратлар һәм тиз йөрешле корабль конструкцияләре ныклыгын хисаплау ысулларына карый. Интеграллаучы матрицалар ысулын эшли.

Россия югары уку йортлары министрлыгының авиатөзелеш буенча баш советы рәисе (1986–1990).

«Известия высших учебных заведений. Авиационная техника» журналының баш мөхәррире (1987–1997).

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Интегрирующие матрицы – аппарат численного решения дифференциальных уравнений строительной механики // Известия вузов. Авиационная техника. 1966. № 3.

Лекции по теории упругости. Казань, 1972.

Расчёт судов на подводных крыльях. Казань, 1976.

Теория пластин. Казань, 1987.

Казанский авиационный институт. М., 1992 (автордаш).