- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәр докторы (1965), профессор (1967), ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1999), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1965). СССРның мактаулы нефтьчесе (1978), СССРның атказанган уйлап табучысы (1984)
1928 елның 31 декабре, Башкортстан АССР Эстәрлетамак шәһәре – 2014 елның 8 августы, Мәскәү.
Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1951), «Ишембайнефть» трестында (Башкортстан АССР) тау инженеры булып эшли.
1953–1956 һәм 1971–1986 елларда Бөтенсоюз нефть-газ фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү), 1971 елдан директоры.
1956–1971 елларда ТатНИПИнефтьтә, 1964 елдан – директоры.
1986–1990 елларда «Нефтеотдача» Бөтенсоюз тармакара фәнни-техник комплексның генераль директор урынбасары (Мәскәү).
1990–1995 елларда Нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында (Вангтау шәһәре, Вьетнам) фәнни эшләр буенча директор урынбасары.
1995 елдан «Лукойл» нефть компаниясенең фәнни-инженерлык үзәгендә нефть табуны технологик яктан тәэмин итү һәм ресурслар бүлеге башлыгы.
1980–1989 елларда фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт һәм Ленин бүләкләре комитеты әгъзасы, 1971–1990 елларда нефть буенча СССР Милли комитет секциясе рәисе.
1967–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты һәм аның рәисе урынбасары.
Нефть-газ-сулы катламнарның бериш булмаган геологик-физик торышына карап, чыганакларны билгеләү ысулларын нигезли, нефть чыганакларын үзләштерүдәге технологик процессларга математик модельләштерү үткәрә, нефть промыселы мәгълүматларын эшкәртүнең һәм нефть, нефть һәм газ чыганакларын проектлаштыруның автоматлаштырылган системаларын төзү өчен төп принципларны билгели. Гыйракның (Төньяк Румейла, Көнбатыш Курна), Вьетнамның (Ак Юлбарыс) һәм Алжирның (Хасси-Мессауд) зур чыганакларын, Казакъстанның (Үзән), Көнбатыш Себернең (Самотлор), Урал-Идел буеның (шул исәптән ТРда Ромашкино) уникаль чыганакларын табу принципларын һәм системаларын фәнни дәлилләүдә, сәнәгый үзләштерүдә катнаша.
ТРдагы табигый битум үзенчәлекләрен ачыклый, аларның хуҗалыкта үзләштерелү принципларын нигезли.
Казахстан ССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984), СССР Фәннәр Академиясенең академик И.М. Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1969, 1983).
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.
Эффективные способы решения задач неоднородных нефтеводоносных пластов методом конечных разностей. М., 1963.
Разностные методы решения задач разработки нефтяных месторождений. Л., 1970.
Геотермические методы контроля за разработкой нефтяных месторождений. М., 1984 (автордаш).
Кто есть кто в горно-металлургической секции: Справочник. М., 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.