Биографиясе

1907 елның 4 декабре, Симферополь шәһәре – 1984 елның 4 гыйнвары, Казан.

Ленинград университетын тәмамлаганнан соң (1930), Бөтенсоюз Арктика институтында эшли.

1935 елдан Икенче Ленинград медицина институтында, 1944 елдан Ленинград университетында.

1955–1957 елларда Калинин медицина институтында гомуми биология кафедрасы мөдире.

1957 елдан Казан университетында, 1977 елга кадәр умырткасызлар зоологиясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

1930–1934 елларда «Русанов», «Сибиряков» һәм «Георгий Седов» бозваткычларында океанография экспедицияләрендә, 1947 елда СССР Фәннәр академиясенең Курил-Сахалин экспедициясендә, 1948 елда «Литке» судносында Төньяк диңгез юлы экспедициясендә («Арктика стахановчысы» мактау билгесе), 1950 елда Тын океанның төньяк өлешендә «Витязь» судносында океанография экспедициясендә катнаша.

Хезмәтләре салынкы түшле кыслаларның биологиясе, тереклек циклы һәм географик таралуына карый. Салынкы түшле кыслаларның систематикасын тикшерә (1937), аларны мөстәкыйль отрядка (Ascothoracida) аера, бу төркемнең 14 яңа төрен тасвирлый.

Илдә беренче мәртәбә диңгездәге паразит олигомер боҗралы суалчаннарны – мизостомидларны (Mуzostomida) өйрәнә башлый, аларның яңа ыругын – астеромизостомидларны (Asteromуzostomida) билгели.

Экологик эмбриология өлкәсендәге күп кенә мөһим хезмәтләр авторы. Аның җитәкчелегендә Куйбышев сусаклагычында ихтиопаразитологик тикшеренүләр үткәрелә, балыкларның 17 төрендә 85 төрле паразит булуы ачыклана.

1960–1964 елларда Атлантик океанның төньяк өлешенә һәм Норвегия диңгезе районнарына «Батайск» фәнни-өйрәнү судносында Казан студентлары катнашында экспедицияләр оештыра.

Хезмәтләре

Asteromуzostomum n.gen – новый представитель класса мизостомид (Annelides) // Труды Ленинградского Общества естествоиспытателей. 1954. Т. 72, выпуск 4.

О влиянии паразитизма на онтогенез // Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете. 1962. Т. 65.

О паразитофауне рыб в первые годы заполнения Волжского отрога Куйбышевского водохранилища // Ученые записки Казан. университета. 1966. Т. 123, книга 7 (автордаш).

К вопросу о паразитохозяинных отношениях // Ученые записки Казанского университета. 1968. Т. 126, книга 3.

Мешкогрудые раки – Ascothoracida. Казань, 1976.

О положении мизостомид в системе трохофорных животных // Вопросы эволюционной морфологии животных. Казань, 1979.

Әдәбият

Голубев А.И., Порфирьева Н.А. Потери науки. Памяти Владимира Львовича Вагина (1907–1984) // Зоологический журн. 1984. Т. 63, выпуск 10.

Любарская О.Д., Голубев А.И., Порфирьева Н.А. Памяти профессора Владимира Львовича Вагина (1907–1984) // Паразитология. 1998. Т. 32, выпуск 3.

Grуgier M.J. V.L.Wagin’s collections of dendrogasteridae (Crustacea: Ascothoracida) in the USSR with designations of Lectotуpes // Proc. biol. soc. Wash., 1991. 104 (4).

Автор – Р.М.Сабиров