- РУС
- ТАТ
физик, техник фәннәр докторы (1992), профессор (1995)
1949 елның 4 августында Магадан шәһәрендә туган.
1971 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтында эшли.
1976 елдан Беларусь Республикасы Фәннәр академиясенең Техник акустика институтында (Витебск шәһәре), 1990 елдан баш фәнни хезмәткәр, 1992 елдан материалларны ультратавыш белән эшкәртү лабораториясе мөдире.
1995 елдан Казан техника университетында.
Хезмәтләре магнит квант акустикасына һәм ультратавыш техникасы һәм технологиясенә карый.
Парамагнит кристаллның акустик һәм электромагнитик кырлар нурланышын резонанслы йотуның нәсызыкча квант-статистик теориясен төзи. Ике дәрәҗәдә ирекле, нәсызыкча йөкләм куелган ультратавышлы технологик машиналарның резонанс сыйфатламаларын исәпләү ысулын эшли. Металларны авторезонанс режимында эшкәртү өчен үзе индукцияләнә һәм дәвам иттерелә торган схемасын тәкъдим итә.
«Мединструмент» фәнни-җитештерү берләшмәсендә хирургия инструментларын (скальпельләр, микроэнәләр) кайрамыйча гына үткенләүнең ультратавыш белән вибрацияләп чүкү технологиясен гамәлгә кертә.
К теории нелинейных процессов в парамагнитных кристаллах // Журнал эксперименталь и теоретической физики. 1976. Т. 70.
Нелинейные эффекты в ультразвуковой обработке. Минск, 1987.
Резонансные характеристики двухстержневой колебательной системы под нагрузкой // Машиноведение. 1994. № 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.