- РУС
- ТАТ
тарихчы, ислам дине белгече
1933 елның 30 августы, Теләче районы Казаклар авылы — 2005 елның 4 марты, Уфа шәһәре, туган авылында җирләнә.
1950–1952 елларда Мәскәү көнчыгыш телләр институтында, аннары Казан педагогия институтында укый, аны тәмамлаганнан соң (1956), Башкортстан АССРның халык мәгарифе системасында эшли.
1988–1991 елларда РФА Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында.
1992–1994 елларда Уфада мәдрәсә белән җитәкчелек итә, бер үк вакытта Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең гыйльми шурасы әгъзасы була.
1996–1997 елларда әл-Фатих университетында (Истанбул шәһәре, Төркия). Татар, башкорт халыклары мәдәнияте тарихына, ислам дине белеменә,
Шәрекъ халыкларына аң-белем таратуга багышланган хезмәтләр авторы. Р.Фәхретдин, М.Гафури, З.Кадыйри һ.б.ның хезмәтләрен бастыруга әзерли. Шәрекъ галимнәренең хезмәтләрен рус, татар, башкорт телләренә тәрҗемә итә.
Мәғрифәтселек эҙҙәренән. Өфө, 1991; Ислам: Белешмә-сүзлек. К., 1993.
Батулла Р. Коръәндә хата булганмы? // Ватаным Татарстан. 2007. 5 май;
Шәркыять илчесе: мәгълүматлар җыентыгы / Төз. Р.Х.Тимергалин, И.Г.Һадиев. К., 2008;
Учёный-востоковед и исламовед Равиль Утябай-Карими: Сб. статей и биобиблиогр. материалов. К., 2008;
Башкирская энциклопедия. Уфа, 2010, Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.