Биографиясе

1896 елның 24 мае, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Зильдярово авылы — 1981 елның 7 ноябре, Казан.

1919 елда укытучылар семинариясен (Оренбург өлкәсенең Троицк шәһәре) тәмамлаганнан соң, Голҗа шәһәрендә (Кытай) укытучы булып эшли.

Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң (1929), туфрак тикшерү буенча экспедицияләрдә катнаша.

1931–1973 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының туфрак белеме кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1931–1932 елларда, Казан университетының туфрак белеме кафедрасы һәм туфрак-агрохимия бүлеге мөдире.

Көлсу, кәсле-көлсу һәм урман-дала туфракларын культуралаштыру алымнарын эшли.

1953 елда ПУ-2Я-3–35 тибындагы ике яруслы сабан ясый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, РСФСР, ТАССР ЮС Президиумнары Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан аграр университетының төп бинасына мемориаль такта куела.

Хезмәтләре

Основы почвоведения. К., 1935; 

Новый метод создания высокоплодородного пахотного слоя. К., 1941; 

Агропроизводственная характеристика почв Татарии и их рациональное использование. К., 1968.

Әдәбият

Рафиков А.Х. Цель его жизни. К., 1979; 

Казанский государственный аграрный университет. 1922–2007. К., 2007;

Гаитов М.Я. Безнең яраткан укытучыбыз // Идел. 2008. № 3.

Автор — Р.Ә.Әсретдинова