Биографиясе

1845 елның 18 августы, Түбән Новгород губернасы, Макарьевск өязе Работки авылы — 1902 елның 28 сентябре, Казан.

Зоологиядә эволюцион-морфологик юнәлешкә нигез салучыларның берсе. Петербург университетын тәмамлаганнан соң (1869), белем алуны чит илләрдә дәвам итә, Цюрих (Швейцария), Вена (Австро-Венгрия) һәм Лейпциг (Германия) университетларында лекцияләр тыңлый.

1874–1877 елларда Гёттинген университетында (Германия). 1877 елдан Петербург университетының зоология магистры. Неаполь шәһәрендә зоология станцияләрендә (Италия, 1879) эшли.

1880 елдан Казан университетында, чагыштырма анатомия һәм эмбриология кафедрасы профессоры (1885–1900).

Фәнни эшчәнлеге

Диңгез фаунасын өйрәнә (Италия, 1883–1886). Хезмәтләре балыкларның үзәк нерв системасы анатомиясе һәм гистологиясенә, сүрүлеләрнең (Tunicata, Urochordata) төзелеше һәм үсешенә, башаяклы моллюскларның эмбриональ үсешенә карый. Усов яшәү рәвешенә нисбәтле, аерым алганда, табигый ярсыткычларның (яктылык, тавыш һ.б.) тәэсире аз булганда сүрүлеләрнең кайбер, күбесенчә күрү һәм ишетү органнарының регресслашуын (гадиләшүен) һәм хәтта юкка чыгуын билгели. Polypodium hydriformeның үрчүе, үсеше, төзелеше үзенчәлекләрен ача һәм тасвирлый, аларның чөгә балыкларның уылдыкларында паразитлык итүче 24-, 12- һәм 6 кармавычлы гидрасыман организм булуын исбатлый, алар исә күптапкыр үрчергә мөмкин.

Зоотомия кабинетын, Казан университеты лабораториясен һәм музеен оештыручы, аларны булдыру өчен үзеннән дә шактый акча кертә. Университетның зоотомия кабинетына китапханәсен тапшыра.

Н.А.Ливанов аның укучысы. И.И.Мечников белән фәнни бәйләнештә була, А.О.Ковалевскийның дусты.

Хезмәтләре

Прибавление к познанию организации оболочников // Изв. Имп. Об-ва любителей естествознания, антропологии и этнографии. 1876. Т. 18, вып. 2; 

Наблюдения над развитием головоногих моллюсков // Изв. Имп. Об-ва любителей естествознания, антропологии и этнографии. 1879. Т. 32, вып. 1; 

Введение в изучение сравнительной анатомии. К., 1884.

Әдәбият

Остроумов А.А. К истории Зоологического кабинета Казанского университета // Уч. зап. Казан. университета. 1926. Т. 86, кн.1.

Авторлар — И.Ф.Галанин, В.И.Гаранин