Биографиясе

1965 елның 17 сентябрендә Казанда туган.

М.Г.Госмановның кызы.

1988 елда Казан университетының тарих факультетын тәмамлый.

2009 елдан Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ватан тарихы кафедрасы профессоры. Бер үк вакытта 2009-2011 елларда Гумбольдт университетының (Германия) фәнни хезмәткәре; 2014 елның июнь–октябрендә Хоккайдо университетының (Япония) славян-Евразия тикшеренүләре үзәгенең чакырылган профессоры. Германиянең Гиссен (2005 ел) һәм Гумбольдт (2006-2017 еллар) университетларында стажировка үтә.

Фәнни кызыксыну өлкәсе: Россия империясенең өр-яңа тарихы, шул исәптән ХХ йөз башында Россия империясендә модернизация процесслары контекстында Россия парламентаризмы тарихы, ХХ йөздә дәүләти-конфессиональ сәясәт, XIX–XX йөзләр чигендә Казан университеты, Россия империясенең визуаль тарихы; Россиянең мөселман халыклары, шул исәптән татар халкы тарихы; ХХ йөз башында Россия төрки-мөселман матбугаты, Россия империясендә мөселман «сектантлыгы» һәм Вәисиләр хәрәкәте тарихы, ХХ йөзнең беренче чирегендә (ХХ йөз башында һәм 1917-1918 еллардагы инкыйлаблар чорында) татар милли хәрәкәте, ХХ йөзнең икенче яртысында Көнчыгыш археографиясе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Россия парламентаризмы тарихы, ХХ йөзләрдә дәүләти-конфессиональ сәясәт, татар вакытлы матбугаты, Россия мөселман халыкларының социаль мәдәнияте һәм сәяси тарихына карый.

Россия империясе Дәүләт Думасының мөселман фракциясе эшчәнлегенә, ХХ йөз башында татар җәмгыятенең дини һәм сәяси тормышындагы Вәисиләр хәрәкәтенең ролен өйрәнүгә зур өлеш кертә, берничә сәяси эшлекленең биографиясен тикшерә.

444 фәнни басма, шул исәптән 15 монография (авторлык һәм коллектив), 12 укыту һәм укыту-методик әсбап авторы. 5 фән кандидаты әзерли.

Кандидатлык диссертациясен «Вопросы национально-государственного самоопределения на страницах татарской периодической печати. 1917 – апрель 1918 г.» (1994 ел) темасына яклый.

Докторлык диссертациясе: «Мусульманские депутаты в Государственной думе Российской империи. 1906–1917» (2004 ел).

Хезмәтләре

Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государственной думе России (1906–1917). Казань, 1999; 

Профессора и выпускники Казанского университета в Думе и Госсовете России. 1906–1917: Биографические очерки. Казань, 2002; 

Мусульманские представители в Российском парламенте. 1906–1916. Казань, 2005; 

Депутаты от Казанской губернии в Государственной думе России 1906–1917. Казань, 2006;

Мусульманское «сектантство» в Российской империи: «Ваисовский Божий полк староверов-мусульман». 1862–1916 гг. Казань, 2009;

Tatar History and Civilization. Istanbul, 2010 (автордаш).