- РУС
- ТАТ
агрохимик, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1966), профессор (1960), БАССРның һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1957, 1971)
1903 елның 7 июле, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Иске Килем авылы — 1993 елның 1 феврале, Уфа шәһәре.
К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң (1930), Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрохимия кафедрасы мөдире, профессор-консультант (1978–1984).
Бу югары уку йортын оештыручыларның берсе. Хезмәтләре үсемлекләрне азот һәм фосфор белән тукландыру, туфракка известь һәм гипс кертү мәсьәләләренә карый.
1946–1950 елларда БАССР ЮС депутаты.
Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, ике «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Туган авылында бер урам Усманов исеме белән аталган.
Ашинские фосфориты и их применение на удобрение. Уфа, 1961;
Лекции по агрохимии. Уфа, 1971;
Зелёное удобрение. Уфа, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.