Биографиясе

1932 елның 21 феврале, Мәскәү — 2012 елның 16 феврале, шунда ук.

Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый (1955).

1957 елдан Совет армиясендә: хәрби частьта гарәп теле укыта.

1965 елдан Мәскәү университетының Көнчыгыш телләре институтында. 1970–1974, 1991–1996 елларда Мисыр һәм Ливанда Россия халыкара фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек үзәге вәкиле.

1975–1991 елларда һәм 1996 елдан Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтында: Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре телләре кафедрасы мөдире (2004 елга кадәр), профессор (1989 елдан).

1995 елда Усмановка киңәшче дипломат рангы бирелә.

Хезмәтләре гарәп теле һәм әдәбияты, лексикографиясенә карый.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Хезмәтләре

Учебное пособие по арабскому языку (для старших классов). М., 1960 (автордаш); 

Лексическая разработка по фотоделу на арабском языке. М., 1963; 

Лексическая разработка по египетскому диалекту. М., 1977; 

Проза Тауфика аль-Хакима. М., 1979; 

Современный тунисский роман. Дамаск, 1996.

Әдәбият

Сабирова А. Тёплый ветер с Востока // Татарские новости. 2003 № 11.