- РУС
- ТАТ
әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы (1962), профессор (1964), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1968)
1908 елның 21 мае, Пермь губернасы, Усы өязе Сулмаш авылы — 1992 елның 14 феврале, Казан.
1927–1935 елларда туган авылында колхозда, Казан һәм Мәскәүдә газета редакцияләрендә эшли.
1939 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Фронттан кайтканнан соң Казан педагогия институтында укыта.
1951–1991 елларда Казан университетында белем бирә (1951–1975 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире).
Урта гасырлар һәм ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихы, әдәбият теориясе һәм татар шигырь төзелешенә караган хезмәтләр, урта мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторы.
1920 еллар татар поэзиясен, татар әдәбиятында социалистик реализм ысулы үсешен өйрәнә. Аның тарафыннан беренче тапкыр төрки шигърият генезисы һәм эволюциясе өйрәнелә; төрки-татар шигыренең ритмик төзелеше барлыкка килү концепциясе тәкъдим ителә; борынгы һәм төрки-татар әдәбиятын өйрәнү методикасы эшләнә. Галим урта гасырлар төрки-татар әдәби мирасын халыкка кайтару юлында зур эш башкара; «Җөмҗөмә солтан» поэмасының тәнкыйди текстын басмага әзерли, Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын татар әдәби теленә күчерә, Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәрен, Батырша хатларын текстологик яктан эшкәртә. «Кырлар лирикасы» (1931), «Кан тавышы» (1933) исемле шигырьләр, «Йосыф» (1937), «Ялкынлы йөрәк» (1943), «Ут сызыгында» (1945) исемле проза җыентыклары авторы.
Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Такташ поэзиясе. К., 1953;
Егерменче елларда татар поэзиясе. К., 1964;
Татар әдәбияты һәм тарихы материаллары. К., 1967;
Шигырь төзелеше. К., 1975;
Әдәбият теориясе. Е., 1980;
Тюркский стих в средние века. К., 1987.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986;
Татар әдәбияты тарихы. К., 2001. Т. 4.
Автор — Д.Ф.Заһидуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.