Биографиясе

1931 елның 28 апреле, БАССРның Эстәрлетамак шәһәре — 2016 елның 20 мае, Мәскәү.

Мәскәү университетының философия (1954) һәм биология-туфрак (1959) факультетларын тәмамлый.

1960–2008 елларда РФАнең К.А.Тимирязев исемендәге Үсемлекләр физиологиясе институтында, 1990 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре биология, математика, философия, экология, тарих фәннәренә карый.

Урманцев гамәли симметрияләштерүче факторларның (уңлык һәм суллык булдыручы), эзлексез үсеш кануннарының (үсешнең күпьяклы симметриясен), хаос, поли- һәм изоморфизм системалары теорияләрен эшли.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Симметрия природы и природа симметрии. М., 1974; 

Девять плюс один этюд о системной философии. Синтез мировоззрений. М., 2001; 

Эволюционика или общая теория развития систем природы, общества и мышления. М., 2009.

Әдәбият

Алексеев П.В. Философы России XIX–XX столетий: Биографии, идеи, труды. М., 1995.