Биографиясе

1953 елның 28 ноябре, Үзбәкстан ССРның Әндиҗан өлкәсе Сталин авылы — 2010 елның 20 июне, Бөгелмә шәһәре.

Уфа нефть институтын тәмамлый (1984).

1973–2010 елларда Татарстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институтында (Бөгелмә) эшли.

Хезмәтләре нефть скважиналарын беркетү өчен җиһазлар җитештерү процессларын эшләүгә карый. Уразгилдин тәкъдим иткән техник җайланмалар скважиналар төзелгән вакытта проблемалы зоналарны изоляцияләү өчен БДБ илләрендә, Вьетнам, Иран, Кытайда кулланыла.

Дәүләт бүләге нефть чыгару тармакларында яңа технологияләр һәм техник чаралар эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Уйлап табуга 16 патенты бар.

Хезмәтләре

Математическое моделирование процессов профилирования и редуцирования экспандируемых обсадных труб // Интервал. 2004. № 7–8 (автордаш); 

Теоретические исследования процесса выправления профильных труб в скважине под действием внутреннего давления // Интервал. 2006. № 1 (автордаш).